Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Сезгә кирәк әле бик күп назлар" тыл ветеранын котлау.

Озын гомерле әби-бабайлар - авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, жинел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү - болар барысы да - 80, 90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар. Бу көннәрдә авылыбызның хөрмэтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны Мәхиҗәләл Минҗан кызы Рахмиеванын да 90 яшьлек күркәм юбилее булып утте. Аны котларга районыбыз башлыгы урынбасары Алсу Фирдавусовна килде. Матур котлау сүзләре белән Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасын тапшырды, Яңасала авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре котлады.