Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Покрау үтте- кыш җитте" фольклор кичә

                              "Покрау үтте- кыш җитте”

                                          (Фольклор кичә)

“Ак калфак” хатын- кызлар оешмасы һәм “Көмеш чулпы” ветераннар клубына йөрүчеләр белән берлектә керәшен татарларының “Покрау” бәйрәмен яңадан тергезеп, яңартып халыкка җиткердек.

Авыл халкы белән сөйләшеп, интернеттагы мәгълүматлар белән танышып борынгы бәйрәмебезнең ничек узганын күз аллап сценарияне үзебез яздык.

Покрау керәшеннәр билгеләп үтә торган 12 бәйрәм рәтендә йөрмәсә дә, зур бәйрәмнәрдән санала. Аның 11 октябрьдә билгеләп үтелә торганы Кече Покрау дип атала. Ул үзенә күрә көзне озату, кышны каршылау булып тора. Бу көнне керәшен өйләрендә җимеш пироглары пешерелә. Аларның эчлекләре көзге табигать хәзинәләреннән - алма, балан, миләш, гөмбә һ.б.лардан әзерләнә. 14 октябрьдә бәйрәм ителә торганы Олы Покрау дип атала.Ул безгә христиан дине белән бергә Константинопольдән килеп кергән.                                                                                                                        Безнең дә шушы фольклор кичәдә катнашучы әби- апайларыбыз бик матур, тәмле пироглар, паштетлар,пәрәмәчләр пешерделәр, бәйрәм кичәсенә бик ныклап, чын күңелләрен биреп әзерләнделәр. Киң катлам укучылар өчен “Керәшеннәрнең асыл мирасы” дигән күргәзмә төзелде һәм киң катлам укучыларга Покрау бәйрәме хакында анның  килеп чыгу тарихлары хакында мәгълүматлар бирелде.

Фольклор кичәбезне 13 октябрь көнне Яңасала авыл мәдәният йорты сәхнәсендә авыл тамашачысына тәкъдим иттек. Фольклор булгач монда борынгы җырлар, уеннар, багулар төн буе дәвам итте. Покрау турында бик күп әйтемнәр, табышмаклар әйтелде. Тамашачы фольклор кичәне җылы кабул итте, бергә кушылып җырлап, биеделәр күңел ачтылар.

14 октябрь көнне Арча район мәдәният йорты сәхнәсендә “Хәтер чылбыры” фольклор фестивалләр бәйгесендә чыгыш ясадык һәм катнашучы Дипломы белән бүләкләндек.

Бүгенге кичәбездә 50 кеше катнашты, 25 китап, интернеттан алынган мәгълүматлар, газета журнал материаллары укытылды.