Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

“Сугыш тарихы – гаилә тарихларында”- түгәрәк өстәл

13 октябрь көнне Каенсар авыл клубында Яңасала авыл күчмә китапханәсе белән берлектә “Сугыш тарихы – гаилә тарихларында”- дигән исем астында түгәрәк өстәл артында яшьүсмерләр өчен әңгәмә оештырды. Үзебезнең гаиләдәге истәлекләргә таянып, сугышларның гаиләдә нинди эз калдыруын ачыкладык.

Яшүсмерләрнең Бөек Ватан сугышы, Әфган,Чечня сугышлары хакында мәгълүматлар бирдек һәм бүгенге көндә барлык халыкның тынычлыгын алган махсус хәрби опреация һәм өлешчә мобилизация хакында массакүләм мәгълүмат чаралары аша таныштык. Киң катлам укучылар өчен “Татарстан уллары Ватан сагында” дигән күргәзмә төзелде. Түгәрәк өстәлдә 20 кеше катнашты, очрашу узганнан соң да күргәзмә белән кызыксынучылар күп булды. Күргәзмәдән 41 китап, газета –журналлар укытылды.