Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Илгә матурлыкны, җиргә батырлыкны - Сез бирәсез газиз Әниләр!"

Каенсар авыл клубында Яңга-Сала авыл китапханәсе белән берлектә "Илгә матурлыкны, җиргә батырлыкны - Сез бирәсез газиз Әниләр!" - дигән бик күркәм очрашу кичәсе үтте. Кичәдә авылыбызның иң өлкән, иң күркәм,иң сабыр, иң акыллы, иң тыйнак гомумән хөрмәткә лаеклы әниләре катнашты. Кичәдә, авыл үзешчәннәренең  матур җырлары, дәртле биюләре, күңелгә үтеп керерлек шигырьләре белән үрелеп алып барылды. Авыл җирлеге башлыгының кичәдә катнашуы ямь өстенә ямь булды.