Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Китап. Китап минем кулымда.Нур сибүче гомер юлымда" Китапханә төне.

2017 нче елның 22 апрелендә Яңга-Сала авыл китапханәсе ел саен уздырыла торган «Китапханә төне» уку фестивалендә катнашты. Авылыбызның мәдәни тормышындагы зур вакыйга булган әлеге чарага катнашырга теләүче барлык кунакларга бу төндә Каенсар авыл клубында Яңга-Сала авыл китапханәсенең күчмә китапханәсе үз ишекләрен ачты. Бу”китапханә төне”нендә  укучыларыбызга “Язгы мәрхәмәтлелек” атнасы уңаеннан “Георгий тасмалары” тагылды. Бүгенге төндә укучылар өчен төрле мәйданнар эшләде. Кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Мин әкиятләр яратам” мәйданы эшләде, укучылар үзләре яратып укыган әкиятләр буенча рәсемнәр ясады, викторинада катнашып бүләкләр отты. Китапханәгә  кайткан яңа китаплардан “яңа китап – якын дус” – дигән күргәзмә төзелеп тәкъдим ителде, укучылар зур кызыксыну белән яңа китаплар алды. Барлык төр укучыларны  Яңга-Сала китапханәсе каршында оештырылган “Туган як һәм язучы Гомәр ага Бәширов” музеена читтән торып сәяхәткә чакырдык. Кунакларыбызны музей белән таныштырдык, язучының тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторина оештырылды.