Хәтер чылбыры.
11 ноябрь көнне Яңга-Сала авыл китапханәсе, мәдәният йорты Арчада үткән "Хәтер чылбыры" - дигән фольклор күренешләр бәйгесендә катнашты.Максаты: керәшен татарларының борынгыдан килгән йолаларын, гореф -гадәтләрен тыргызып, яңартып яшь буынга җиткерү.Бүгенге "Хәтер чылбыры" бәйгесендә без керәшен халкының "Олы көн -Пасха" йоласын яңартып тәкъдим иттек.Кичәдә борынгы уеннар, җырлар, биюләр күрсәтелде. И,керәшен карендәшем минем
Халкымның бер асыл бизәге.
Синең моңны бер тыңлаганнарның Гомерлеккә өзелә үзәге.