"Киң галәмнән зур сәлам!" Белешмә мәгълүмат сәгате.
11 апрель көнне Яңга-Сала авыл китапханәсендә “Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көн” уңаеннан 1-4 сыйныф укучылары өчен белешмә мәгълүмат сәгате булып узды.
Максаты укучыларның космос турындагы күзаллауларын киңәйтү; логик фикерләүләрен, хәтер һәм дикъкатьлекләрен үстерү; космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү.
Иң өлек укучыларга “Галәм.Җир.Кеше.” – дигән күргәзмә тәкдим ителде. Киң галәм, космонавтлар, планеталар турында мәгълүматлар бирелде. Укучылар үзләре әзерләп килгән шигырьләрне сөйләделәр, аннан ике командага бүленеп викторина үткәрелде.