"Татар егете - ил бөркете" батырлык сәгате
23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан авыл китапханәсендә 21 февраль көнне Яңасала “Ромашка” балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән “Татар егете- ил бөркете” дигән исем астында батырлык сәгате үтте. Нәни дусларга батырлык турында сөйләнде. Үз чиратында алар үзләредә батырлык турындагы фикерләрен җиткерделәр. Бүгенге кичәдә батырлык турында җырлар яңгырады, шигырьләр укылды.