Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

«Бөркеткә сәлам әйтегез»конференция

Яңасала авыл китапханәсендә татар язучысы Нәкыйп Каштановның китабы буенча китап укучылар конференциясе узды. Китапханәнең уку залында язучыга багышланган әдәбиятны карау оештырылды. Конференциягә 1-4 сыйныф укучылары чакырылды. «Бөркеткә сәлам әйтегез» хикәясен укып, барлык катнашучылар да хикәя буенча фикер алышуда актив катнаштылар. Геройларның нинди сыйфатларга ия булуын, авылдашларының, туганнарының ничек каравын аңа нинди сынаулар үтәргә туры килүе хакында булган сорауларга җаваплар бирделәр. Фикер алышу барышында без "автор белән бергә" аларның тормыш сынауларына дучар булган, әмма кешеләргә ярата һәм ярдәм итә алган язмышларын күзәттек.