"Туган як һәм гүзәллек җырчысы" экскурсия
12 январь көнне Яңасала башлангыч мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары белән якташыбыз, халык язучысы Гомәр ага Бәшировны искә алу кичәсенә җыелдык. Авылыбыз уртасында якташыбыз истәлегенә ачылган "Әдәби бакчага" экскурсиягә бардык. Китапханәче укучыларга язучының тормыш юлы , иҗаты турында кызыклы, мавыктыргыч итеп сөйләде. Гомәр аганың ерак туганы Нурания апа Сафинада укучыларга язучы турындагы булган истәлекле мизгелләр хакында сөйләде. Бүгенге очрашу мавыктыргыч һәм тәрбияви әһәмияткә ия чара булды.