Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

“Без коррупциягә каршы” мәгълүмат сәгате

Яңасала авыл мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә “Без коррупциягә каршы” дигән исем астында  мәгълүмат сәгате үтте. Очрашуда 7-9 сыйныф укучылары актив катнашты. Аларга коррупциянең сәбәпләре, төрләре турында сөйләдек. Илебездә ришвәт хуҗа булмасын, тормышта һәркем тигез хокуклы булсын өчен бүгеннән көрәшергә кирәклеген аңлаттык, киңәшләр бирдек.Очрашуда 15 кеше катнашты, күргәзмәдән 11 китап, газета –журнал материаллары укытылды.