Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Игелек кылып яшик"

Декабрь башында инвалидлар Декадасы билгеләп үтелә. Инвалидлар декадасы - ул физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игътибар, мәрхәмәтлек, кайгыртучанлык һәм ярдәм кирәклеге, тирә- юньдәгеләрнең игътибарын инвалидлар проблемаларына җәлеп итү, аларга тигез мөнәсәбәт формалаштыру, ярдәм итү мөмкинлеге турында искә төшерү декадасы.

2 декабрь көнне Яңасала авыл китапханәсендә «Яралы язмышлар" дигән күргәзмә оештырылды, анда танылган , физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, төшенкелеккә бирелмәгән шагыйрь- язучыларның әсәрләре урын алды.

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан китапханәбезнең уку залы кунаклары язмыш тарафыннан кыерсытылган, сәламәтлеген югалткан инвалидлар булды. Алар өчен китапханәдә “Көчле рухлылыр, Сезгә багышлана” дигән исем астында түгәрәк өстәлләр, әңгәмәләр, очрашулар оештырылды. Китапханәгә килгән газета-журналларга, китап күргәзмәсенә обзорлар ясалды.