Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Татар теле - туган тел, Анам сөйләп торган тел. Әдәби музыкаль композиция.

21 февраль көнне Яңга-Сала авыл китапханәсендә Халыкара туган тел көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары белән "Татар теле - туган тел ,Әнкәм сөйләп торган тел"- дигән әдәби -музыкаль композиция булып узды. Кичәдә татар шагыйрьләренең шигырьләре, җырлары яңгырады, мәкалләр, табышмаклар укучылар күңеленә хуш килде, бөек тел галимнәренең тел турындагы фикерләрен ишеттек. Китапханәче "Туган телем- иркә гөлем"- презентация тәкъдим итте, "Һәр телнең бар , газиз туган җире..."- дигән китап күргәзмәсе белән якыннан таныштырды. Кичә бик күңелле һәм файдалы булды.Кичәбез Г.Тукайның "Туган тел" - җыры белән тәмамланды.