Әфганстан –йөрәк ярасы.(Батырлык дәресе)
Максаты: Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнтенрәк таныштыру,Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү, укучыларга батырлык, героизм кебек хисләрнең югарылыгын күрсәтү; мондый сыйфатларны булдыруда үзтәрбиянең ролен аңлату. Яңга-Сала авыл китапханәсендә (музей), Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 28 ел тулу уңаеннан, Яңга-Сала башлангыч мәктәбенең 2-4 сыйныф укучылары белән "Әфганстан –йөрәк ярасы” исеме астында батырлык дәресе үткәрелде. Китапханә мөдире Ф.А.Борханова тарихта эз калдырган Әфган сугышы турында сөйләде.
Яңга-Сала авыл җирлеге буенча сугышчы – интернационалистларга багышлап эшләнгән альбом аша мәрхүм Әхмәтов Рафис Тимершаех улы , Гайнетдинов Габдулгани Габделхәй улы, Хаев Фәрит Фәрт улы, Касыймов Фәрит Таһир улының сугышчан юллары һәм тормышлары белән таныштырды. Аннан соң сүз кунак әфганчы – интернационалист Сафин Ринат Илгиз улына бирелде ул үзенең истәлекләре белән уртаклашты, хәтирәләрен яңартты, сорауларга җаваплар бирде.
Китапханәче “Татар егете – ил бөркете” – дигән күргәзмәгә күзәтү ясады.