Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Җыры һаман яши... (Муса Җәлил иҗатына багышланган “көчсез звено” интелектуаль уен)

5 февраль көнне Каенсар авыл клубында (күчмә пункт) 8-9 сыйныф укучылары белән “Җыры һаман яши...”- дигән көчсез звено интелектуаль уены оештырылды.

Максаты: М. Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында билгеле бер мәгълүмат бирү.

Белем һәм рухи тәрбия үрнәкләре алырга, үз фикерләрен әйтергә, тәэсирләнә, хисләнә белергә өйрәтү.

Муса Җәлил әсәренә мәхәббәт, алар аша балаларда патриотизм хисләре тәрбияләү. Тормышка җитди караш тәрбияләү, әхлаклылык, намуслылык, ватанга бирелгәнлелек формалаштыру.

Бу уенда укучыларга каһарман язучының тормыш юлы, иҗаты, аның көрәштәшләре һакында сораулар бирелде, уен 5 баллы система белән исәпләнде һәр дөрес җавап өчен “банк” дигән сүз әйтелгән очракта гына 5 бал банкка салына барылды, уенда һәр укучы фәкать үзе өчен генә көрәште раунд беткән саен уеннан уенчылар бер –берсенең исемен язып төшеп кала торды, соңгы турда 2 укучы Зайнуллина Адиля һәм Газизова Илзидә көч сынашты, көчләр тигез иде Илзидәнең җитезлеге аркасында ул җиңүче булып табылды. Уеннан чыгып киткән һәрбер укучы язучының 1шигырен уенчыларга бүләк итеп башкарды, шулай итеп кичә шигырь һәм җырга терелеп җанлы үтте. Уенда катнашучы һәр укучыга истәлек бүләкләр тапшырылды.