Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Татарстан символлары. (Парламент дәресе)

1992 елның 7 февралендә  ТР Югары Советы тарафыннан  Дәүләт гербы кабул ителә шул уңайдан 7 февраль көнне Яңга-Сала авыл китапханәсендә “Татарстан дәүләт символлары” циклының 1нче парламент дәресе үтте.

Максаты: УкучыларныТатарстанның дәүләт символлары белән таныштыру,

  Символларга сакчыл караш тәрбияләү.

Кичәбезне ТР Дәүләт гимны тыңлаудан башлап җибәрдек. Парламент дәресендә укучылар белән ТРның Дәүләт гербы белән якыннан таныштык.Татарстан дәүләт гербы флагтагы төсләрдән башкарылган. Ул түгә рәк рәвешендә. Гербның үзәгендә-кояш җирлегендә алгы уң аягын бераз күтәргән,янтавында түгәрәк калкан булган ак барс сурәтләнгән. Ул кояш түгәрәгенә татар милли орнаменты һәм лалә чәчәге төшерелгән, аскы өлешенә  “ Татарстан” дип язылган кайма белән уратып алынган.Канатлы барс – уңдырышлылык билгесе. Татарстан Республикасы гербында ул исә республика гражданнарын, анда яшәүче барлык халыкның яклаучысы дигәнне аңлата. Барсның үткен тешләре һәм тырнаклары аның үз-үзен һәм канат астындагыларны якларга әзер торуын күрсәтә. Барсның сул янтавындагы түгәрәк калкан да шуңа ишарәли.Таҗ яфраклары җөп санынча булган кашкарый- астра чәчәге мәңгелек тормыш чыганагын, озын гомер теләүне символлаштыра.Гербның өске өлешендә лалә чәчәге. Ул Татарстанның яңаруын, үсәргә, чәчәк атарга омтылуын гәүдәләндерә.Дәүләт гербының авторы Назыйм Ханзафаров, иҗат коллективы җитәкчесе Татарстан халык шагыйре Ренат Харис, рәссамы Риф Фәхретдинов.»-дигән мәгълүматлар бирелде. Аннан соң “Законнар кайда туа” – дигән дискадан кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен дигән фильм карадык. “Син ТР дәүләт символларын беләсеңме?”- дигән күргәзмәгә күзәтү ясалды.