Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"И Туган тел, и матур тел. Әткәм-әнкәмнең теле" әдәби сәгать

“Туган телләр һәм халыклар берәмлеге елы” һәм 21 февраль Халыкара Туган тел көне уңаеннан Яңасала балалар бакчасында авыл китапханәсе катнашында “ И Туган тел, и матур тел. Әткәм –әнкәмнең теле” дигән исем астында әдәби сәгать үтте. Нәни дусларыбыз белән борынгы онытыла башлаган уеннарны яңарттык, белем дәрәҗәләребезне тикшердек.Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятен экраннан карап рәхәтләнеп ял иттек.