Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

“Туган тел ул-безән соң да яшәр өчен туган тел” әдәби бәйге

3 февраль көнне Яңасала авыл мәдәният йортында “Туган тел ул- безән соң да яшәр өчен туган тел” дип исемләнгән әдәби бәйге оештырылы.

Максат: туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү; милли горурлык һәм милли үзаң тәрбияләү.

Бүгенге әдәби бәйгегә  укучылар танылган шагыйрьләрнең шигырьләре белән беррәттән ,туган якны данлап үзләре иҗат иткән, аның матурлыгына сокланып язган шигырьләрен укыдылар.

  Викторина сораулары, ребуслар, башваткычлар чиштеләр, тел галимнәре, тел турында кызыклы мәгълүмтләр белән презентация аша таныштылар. Китапханәче “Телебез рухи яктан берләштерүче зур көч” – дигән күргәзмәгә күзәтү ясады. Чара бик эчтәлекле һәм җанлы үтте.