Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Без әкият яратабыз! Балалар иртәсе.

12 гыйнвар көнне Яңасала мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары белән авыл китапханәсе белән берлектә  “Без әкиятләр яратабыз”- дигән балалар иртәсе оештырылды. Максаты укучыларны татар халык иҗаты белән таныштыру, китапханәгә  кайткан яңа китапларны тәкъдим итү, укучыга җиткерү иде.

 Укучыларны кичәбезнең беренче турыннан ук “Үрмәкүчбикә” үз биләмәләренә алып кереп китте. Иң элек укучылар ”Үрмәкүчнең оныклары” әзерләгән табышмакларга җавап бирделәр аннан соң “Балкортлары” тозагына килеп “каптылар” укучылары бу юлыда сынатмадылар ә “Үрмәкүчбикә” сынауның алдагы турына тагында кәттәрәк сораулар әзерләгән икән , сорауга җавап биреп әкитяне дәвам итәргә кирәк иде балалар бу юлыда югалып калмады үзләре чыгарып булсада әкият сөйләп “Үрмәкүчбикә” “тозагыннан” котылды. Котылуын котылды ә алда тагын зур сынау: кулга зур бияләйләр киеп идәнгә чәчелгән сәдәпләрне җыярга, приз тутырылган шарны шартлатып призын алырга кирәк  икән бит, бик торышты балалар тик приз алу барысына да тәтемәде шул, монда иң көчлеләр генә җиңүгә ирешә алды. Ләкин призсыз калучыларга көенергә туры килмәде алда тагын зур  сынау көтә иде, бу юлы “Серле капчыктан” “алтын балык” тоту  капчыкта балыклар бик күп һәр берсендә берәр  “җаза” һәр бер укучы җәзаны төгәл үтәде ә  шулар арасыннан “алтын балык”ны эләктергән Сафина Зәринә генә 3 теләген алтын балык кушуы буенча иптәшләреннән үтәтте. Тагын бик күп сынаулар аша үтеп “Әкиятләр патшалыгына” килеп җиттек китапханәче Фәридә апалары  укучыларны “Әкияттә кунакта”- дигән күргәзмә белән таныштырып китапханәгә килгән яңа китаплар, яңа журналлар тәкъдим  итте һәм ул да укыган китаплар буенча викторина оештырды. Кичә бик оешкан төстә күңелле үтте. Бүгенге кичәдән һәрбер бала шатланып ,күңел күтәренкелеге алып укуга яңа дәрт белән таралышты.