Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

“Исемең билгесез, батырлыгың – үлемсез” хәтер сәгате

Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү көне дә. Ул Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган һәр солдатны хәтерләү һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү көне дә. Шул уңайдан  2  нче декабрь көнне Яңасала авыл китапханәсе башлангыч мәктәп белән берлектә “Исемең билгесез, батырлыгың – үлемсез”  дип аталган хәтер сәгате үткәрде. Укучылар бу истәлекле дата белән якыннанрак таныштырдык. Билгесез югалган батырлар истәлегенә шигырьләр, җырлар яңгырады. Киләчәк өчен гомерләрен биргән солдатларны бер минут тынлык белән искә алдк. Китап күргәзмәсенә куелган китапларга күзәтү дә ясалды.