Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Татарстан символларын беләсеңме?" интеллектуаль уен

6 ноябрьдә Татарстан Республикасында Конституция көне. Шул уңайдан Яңасала авыл китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр белән «Син Татарстан символларын беләсеңме?” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Китапханә мөдире Фәридә Альбертовна балаларга  Республикада Конституция кабул итү тарихы турында сөйләде, кайбер законнары белән таныштырды, республиканың төп символларын искә төшерде. Алган белемнәрен ныгыту максатыннан  «Син Татарстан символларын беләсеңме? " дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Уен барышында балалар Кеше хокуклары һәм бурычлары турында сорауларга җавап бирделәр.