Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Тарихыбызны барлыйбыз" экскурсия

2 ноябрь көнне Яңасала авыл китапханәсе, башлангыч мәктәп һәм авыл клуб белән берлектә каникулдагы балаларның ялын файдалы һәм кызыклы үткәрү максатыннан балалар өчен Арча районы Яңасала авылының истәлекле урыннарында “Тарихыбызны барлыйбыз” дип исемләнгән экскурсия оештырдылар. Маршрут Яңасала башлангыч мәктәбе бинасында урнашкан музей белән танышудан башланды. Аннан соң борынгы заманнарда мәчет булган урыннарга тукталып китапханәченең авыл тарихы белән таныштыруын игътибар белән тыңладылар. Юлыбыз авылдашыбыз Гомәр ага Бәширов туган нигезендә ачылган “Әдәби парк” ка дәвам итте, анда язуының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар. Экскурсия бик кызыклы һәм мавыктыргыч узды, балалар экскурсиядән бик канәгать булдылар һәм безнең районның башка музейларында булырга теләк белдерделәр. Авылыбызның матурлыгына сокланып, күтәренке кәеф белән таралыштылар.