Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

«Репрессия корбаннарының фаҗигале язмышы» Белешмә мәгълүмат сәгате.

30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. “Халык дошманы”, “Халык дошманы баласы” дигән тамга аларга тыныч яшәргә ирек бирмәгән, һәркөнне җәберләүләргә дучар итеп торган. Нахакка гаепләүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән, күпмесенең йөрәген, җанын әрнеткән, әби-бабалары нигезен, туфрагын соңгы сулышларына кадәр сагындырып яшәткән. Шул уңайдан, 30 октябрь көнне Яңасала авыл китапханәсендә «Репрессия корбаннарының фаҗигале язмышы» исемле сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелде. Бу кичәдә китапханәче 1-4 нче сыйныф укучыларына репрессия корбаннары, бу елларның фаҗигасе турында сөйләде. Китаплар аркылы укучыларга бу еллар турында тулы мәгълүмат бирелде.