Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

«Дөньяны яңа журналлар белән таныгыз!» матбугат сәгате

Яңалыкларны яратмаган кеше бармы? Әлбәттә, юк. Без барыбыз да бик кызыксынучан. Безне кызыксындырган барлык яңалыклар турында газеталар һәм журналлар сөйли. 22 октябрь көнне Яңасала авыл китапханәсендә вакытлы басмалар белән таныштыру максатыннан " Дөньяны яңа журналлар белән таныгыз!» дигән матбугат сәгате оештырдык.

Укучылар өчен «Вакытлы матбугат – заман көзгесе» дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Кече яшьтәге балаларны «Веселый колобок»,«Тылсымлы куллар»,«Салават күпере»,«Сабантуй» журналлар көтсә, ә өлкән укучыларыбызны “Казан утлар”, “Безнең мирас”, “Казань”, “Сөембикә”, “Гаилә учагы”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары каршы алды.

  Теләгән һәр кеше журналлар белән якыннан танышты, үзен кызыксындыр-ган сорауларына җаваплар тапты.  Психолог, юрист, табиб киңәшләре белән танышты. Кызыксынганы аш –су, бакчачылык буенча мәгълүматларны алды.

 Яраткан журналларын гаиләләрен белән таныштыру максатыннан  өйләренә бик теләп яздырып алдылар.