Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

«Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге-2019-2020» проектында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы

15 октябрь көнне Арча балалар китапханәсендә «Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге-2019-2020» проектында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Арча районы һәм шәһәре башлангыч сыйныф укучылары, уку елы дәвамында, әти-әниләре, укытучылары, сыйныфташлары белән берлектә төрле мәдәният учреждениеләренә бардылар. Алар үзләренең сәфәрләрен «Укучының мәдәни көндәлеге»ндә теркәгән.

«Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге» һәм «Иң яхшы ата - ана» проектларында иң актив катнашучыларны «Мәдәният идарәсе» начальнигы  Әюпов И.И. Арча үзәк китапханәсе директоры Э. Ш. Вафина котлады.

Алар арасында Яңасала башлангыч мәктәбенең 4нче сыйныф укуысы  Хөснетдинова Айсылу да бар. Әфәрин!

Дуслар! Яңалыклар белергә, туган як тарихын өйрәнергә, сәнгать белән кызыксынырга, яхшы һәм танып-белү китапларын укырга омтылыгыз. Уңышлар сезгә!