Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде..." әдәби кичә

             «Эх яшьлеккә кайтып килсәң иде...»

                                     (Әдәби музыкаль кичә)

3 нче октябрь көнне Каенсар авыл клубында өлкәннәр көне унаеннан оештырылган «Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде...» дип исемләнгән кичә булып узды. Максаты: Гаиләдә әбиләр – бабайлар тәрбиясен көчәйтү, балаларны аларга карата мәрхәмәтле, ихтирамлы булырга өйрәтү.

 Кичә башында авыл жирлеге башлыгы А.И.Сафин, Ветераннар советы рәисе Мөхәммәтҗанова О.Ш., тарихчы галим Ислаев Ф. өлкәннәребезне котладылар. Аларга бәхетле картлык, кунел тынычлыгы теләделәр. Авыл клубы каршында оештырылган әдәби музыкаль кичәбез дәртле биюләр, котлау сузләре һәм матур жырлар белән өлкәннәребезнең күнелләрен тагын да сөендерде. Өлкәннәребез үзләре дә кичәдә бик актив катнаштылар. Әби-бабайлар өстәл артында сыйланып кына утырмадылар, аралаштылар, күптән күрешмәгән авылдашларының хәлләрен белештеләр.
Бу матур кичә көзге мул уңышлы өстәл, кайнар чәй артында дәвам итте. Ике сәгатькә сузылган очрашу кичәсе бик тиз узды да китте . Кичәгә килүче авылдашларыбыз кичәне оештыручы авыл жирлегенә, мәдәният йорты хезмәткәрлренә һәм китапханәчегә зур рәхмәтләрен белдереп өйләренә таралыштылар

Кечкенә генә игътибардан да күңел була, диләр. Каенсар өлкәннәренең дә үзләренә күрсәткән хөрмәттән күзләре шатлык белән тулды. Очрашуыбыз

Сызламасын газиз җаннарыгыз,

Сызласа да аяк кулларыгыз.

Озын гомер бирсен сезгә ходай

Рәнҗемәсен кыз һәм улларыгыз

 

Еллар үтә диеп борчылмагыз

Еллар үтү берни түгел ул

Сау- сәламәт булып озак яшәү-

Үзе бәхет, үзе шатлык ул.”-

 дигән шигъри юллар белән бүгенге бәйрәм кичәбезне тәмамладык.