Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

«Картайдык дип һич тә кайгырмыйк без,Безнең гомер байлык ләбаса...» очрашу кичәсе

«Картайдык дип һич тә кайгырмыйк без, Безнең гомер байлык ләбаса...»        

                                               Очрашу кичәсе

Илебез буенча Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә хөрмәтле картларыбызны котлаулар, бүләкләүләр белән искә алабыз.

2 нче октябрь көнне Яңасала мәдәният каршындагы мәйданда “Картайдык дип һич тә кайгырмыйк без, Безнең гомер байлык ләбаса..” дигән исем астында Яңасала авылында гомер итүче өлкәннәр хөрмәтенә очрашу кичәсе оештырдык.

Максаты: өлкән буын кешеләренә - әбиләргә хөрмәт, ихтирам, ярату хисләре тәрбияләү; балаларда ярдәмчеллек, игътибарлылык сыйфатлары булдыру.

Очрашуга күп еллар төрле тармакларда эшләгән хезмәт ветераннары килде. Котлау өчен сүз Яңасала авыл җирлеге башлыгы Сафин А.И. улына, Яңасала ветераннар Советы рәисе Мөхәммәтҗанова О.Ш., “Бердәм Россия” сәяси партиясе секретаре, китапханәче  Бурханова Ф.А., Хатын- кызлар Советы рәисе Рахмеева Ф.А.га бирелде. Алар үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр. Мәдәният хезмәткәрләре очрашуга килүчеләргә үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр, исәнлек – саулык теләделәр. Кичә махсус сценарий буенча алып барылды. Кичә өлкәннәребезнең, җырлары, шигырьләре белән үрелеп барды.Эшләү дәверендә булган кызыклы хәлләрне искә алдылар, хәзерге эшләү шартлары белән элеккеләрен чагыштырдылар, истәлекләре белән уртаклаштылар. Китапханәче "Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк" - дигән күргәзмә тәкъдим итте. Очрашу “Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!
Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез,
урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!”- дигән юллар белән тәмамланды.