Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Нәрсә ул коррупция?(Тәрбия сәгате)

     2 декабрь көнне Яңга-Сала башлангыч мәктәбе һәм Яңга –Сала авыл китапханәсе белән берлектә “Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне” уңаеннан “Нәрсә ул коррупция?” – дигән темада тәрбия сәгате булып узды.

Укучылар белән  “Ришвәт...” сүзенең килеп чыгышын тикшереп бу сүзнең  законнарны, яшәү кануннарын җимереп, законсызлыкка, җинаятькә юл ача торган әйбер икәнен белдек. “Шуңа күрә коррупциягә каршы көрәшне һәркем иң беренче чиратта, үзеннән башларга тиеш. Ришвәт бирүчеләрне дә, алучыларны да курыкмыйча фаш итәргә , хурлыкка калдырырга кирәк, һәр намуссыз түрәгә тиешенчә җәза бирелсә, комсызлык чире йоккан түрәләргә әзрәк шик керер иде. Ришвәтчелек тамырыннан корысын өчен, дәүләт халкыбыз өчен уңайлы тормыш шартлар тудырырга тиеш. Хезмәт хаклары яхшы булсын, закон алдында һәркем җавап тотсын, гадел судлар өстенлек итсен, сайлаулар гадел булсын. Шул чакта гына чиновникларга ришвәт бирергә кирәк булмаячак. Кыскасы, коррупциягә каршы көрәшне гади кешедән алып дәүләт дәрәҗәсенә кадәр һәм төрле яклап алып барырга кирәк.”- дигән фикергә киленде бүгенге тәрбия сәгатендә.