Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Җылы өрегез җанга!

2 декабрь көнне Яңга-Сала авыл китапханәсе мөдире Бурханова Ф.А. һәм  мәдәният йорты мөдире мөдире Касыймова Г.Ю. инвалидлар декадасы уңаеннан “Җылы өрегез җанга!” исеме астында  шефлык рейды үткәрде. Яңга-Сала авылында яшәүче Бламыкова Агафия һәм Калачова Лариса Гордеевна янында булдылар. Китапханәче өлкәннәребезгә яңа килгән газета –журналлар тәкъдим итеп, көн яңалыклары белән таныштырып үтте.

«Ачның хәлен тук белми» дигәндәй гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк, бик кирәк. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде. Янәшә-бездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак бу-лыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына – шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк.