Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Туган якның тарихын беләбезме?" музейга сәяхәт

Туган тел – туган җир, Туган ил төшенчәләренең төп мәгънәсен бала аңына җиткерүче иң мөһим корал. Балаларга патриотик тәрбия бирү туган телдән башка мөмкин түгел. Баланың аңы үсү, белеме арту, чынбарлыкны танып белүе һәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның туган телен – ана телен белүенә бәйле. Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбарәт. Шул максаттан Яңасала “Ромашка” балалар бакчасына йөрүче нәниләр  “Г.Бәширов һәм туган як”музеена сәяхәт иттеләр. Китапханәче апалары балаларны музей белән таныштырып борынгы әби бабайларыбызның рәвешен чагылдырган экспонатлар белән таныштырды. Авылдашыбыз, язучы Гомәр ага Бәширов турында сөйләде. Балалар бик кызыксынып һәр әйберне игътибар белән карадылар, сорауларына җаваплар алдылар.