Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

«Сау бул, җәй!»

Теләсә кайсы яшьтә балалар уйнарга,шаярырга һәм гади күңел ачарга ярата! Мондый мөмкинлекне Яңасала авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Сау бул, җәй!» дигән искиткеч бәйрәм оештырды. Чара башында катнашучылар китапханәче белән бергә җәй турында мәкальләр һәм әйтемнәр дөньясына чумдылар, табышмаклар чиштеләр. Клуб мөдире балалар белән разминка үткәрде. Балалар бер берсен сәламләп  түгәрәккә бастылар һәм гимнастика ясадылар. Аннары спорт уеннарына, эстафетага керештеләр. Балалар ике командага бүленде. «Сазлык кичү», «Ә без пингвиннар», «Күңелле туп», «Кенгерә» уеннары уйнадылар. Биредә балалар интеллектуаль сәләт кенә түгел, ә җитезлек, тизлек, тапкырлык та күрсәттеләр. Команда уенында бердәмлек һәм үзара ярдәм кирәклеген исбатладылар.

Мондый чаралар укучыларны актив уен эшчәнлегенә җәлеп итеп кенә калмый, ә эчке дөньяны да баета, баланың күзаллауларын киңәйтә, китап укуга, китапка мәхәббәт тәрбияли. Чара ахырында бергәләшеп тәмлүшкәләр белән сыйландылар. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга яңа уку елына күтәренке кәеф һәм укуларында уңышлар теләде!