Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

“Бакча яме чәчәк белән” (Онлайн фотобәйге, күзәтү)

Яңасала авыл китапханәсе 3-9 нчы август көннәрендә авылыбызның “Иң күп чәчәк үстерүче”, “Иң матур чәчәк үстерүче”, “Иң гүзәл бакча”, “Иң матур капка төбе” дигән номинациядә авылның иң оста  бакчачыларны барлады.

Алар белән очрашып чәчәк үстерү серләрен ачты, файдалы киңәшләрен тыңлап башкаларга да җиткерде. Китапханәдә “Бакчачыга 1001 киңәш” дигән күргәзмә эшләде,бакчачыларга тәкъдим ителде. Күргәзмәдән 23 кеше файдаланды, 28 китап, газета- журналлардан файдалы киңәшләр бирелде.