Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Туган авылым, газиз туган җирем"- әдәби флешмоб

ТАССРның 100 еллыгы, Арча районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан Яңасала авыл китапханәсе  газиз туган җиребезне, туган авылларыбызны хөрмәтләү, данлау аңа карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан "Туган авылым, газиз туган җирем"- дигән исем астында әдәби флешмоб оештырды.Анда китапханәбезнең 15 актив укучысы язучылар иҗат иткән һәм үзләре язган  шигырьләрен, җырларын яңгыраттылар.