Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

«Спорт белән дус яшибез- гөрләп бара эшебез” әңгәмә – киңәш

Балаларыбызның сәламәтлеге- ул киләчәк буыннарның сәламәтлеге. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен системалы үтәү, үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү максатыннан укуычылар белән «Спорт белән дус яшибез- гөрләп бара эшебез” дигән исем астында әңгәмә – киңәш оештырдык. Аннан соң мәктәп спорт площад-касында төрле спорт төрләре буенча үз сәламәтлегебезне кайгыртып төрле бәйгеләр, спорт ярышлары оештырдык.
Сәламәтлек - ул гүзәллек. Шуңа күрә һәрчак матур булыгыз, табигать тарафыннан бирелгән байлыкны юкка сарыф итмәгез, үз сәламәтлегегезне саклагыз!