Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

“Әйе, балачак – иң күңелле, иң бәхетле чак!” онлайн фото бәйге

1 июнь Балаларны яклау көне уңаеннан Яңасала авыл китапханәсе "Әйе, балачак - иң күңелле, иң бәхетле чак"- онлайн фото конкурс игълан итте. Конкурс 20 майдан-1 июньгә кадәр дәвам итте. 1 июнь көнне конкурска нәтиҗә ясалып җиңүчеләр билгеләнде.
1 урын – Арча станциясендә яшәүче, Яңасала кызы Гафурова Илсинә Илшат кызына – 1206 караучы,
2 урын - Яңасала авылы кызы – Миннебаева Алисә Мөнир кызына, 1089 караучы,
3 урын – Каенсар авылында яшәүче Хөснетдинова Айсылу Илнар кызына, 841 караучы,
4 урын - Арча станциясендә яшәүче Сайфуллина Әминә Альберт кызына, 829 караучы.
5 урын- Яңасала авылыннан Таңсылу Касыймова Рөстәм кызына, 793 караучы.
Җиңүчеләрне зур уңышлары белән котлыйбыз, Мактау граматосы һәм кечкенә генә бүләк белән бүләкләнәләр.(бүләкләү вакыты соңырак әйтеләчәк)
Бәйгебездә Арча районыннан гына түгел Балтачтан,Биектаудан, Казан шәһәреннән дә бик теләп катнашучылар һәм фотоларын юллаучылар да булды. Алар да Рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр. Безнең оештырган бәйгеләребезгә битараф калмыйча , күзәтеп, бергә булганыгыз өчен зур рәхмәт . Бәйрәм белән сезне кадерлеләребез!