Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Республиканың төп законы – Татарстан Конституциясе (Белешмә мәгълүмат сәгате)

Татарстан Конституциясе – республикабызның Төп Законы. Ул республи-кабызда  яшәүче күпмилләтле халык ихтыярын чагылдыра. Конституция 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителде. 6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе. Шул уңайдан 6 ноябрь көнне Каенсар авыл клубында яшүсмерләр белән “Татарстан символларын беләсеңме?”- дигән интеллектуаль уен, “Республиканың төп законы – Татарстан Конституциясе”- дигән белешмә- мәгълүмат  сәгате булып узды. Максаты: Татарстан тарихы буенча белемнәрне ныгыту; Татарстан Дәүләт символикасының тарихын өйрәнү; Татарстан тарихы белән бәйләп авылыбызның мирасын өйрәнү. Дәүләт символлары илебез тарихының үзенчәлекле якларын, башка илләрдән аермасын чагылдыруын ачыклау. Дәүләт символларына карата граждан-нарның ихтирамы - дәүләт сәясәтенә, үз халкына ихтирамының, Ватанына мәхәббәтнең һәм горурлыкның чагылышы икәнлегенә төшендерү.

Яшүсмерләр белән Татарстан Конституциясе, дәүләт символлары турында фикерләр алыштык, ике командага бүленеп  Татарстан Республикасы,район, туган авылыбызның истәлекле урыннары турындагы белемнәрен тикшереп карадык. “ТР Конституциясе – төп закон”- дигән күргәзмә төзелеп тәкъдим ителде. 20 яшүсмер катнашып, 16 китап, газета –журнал материаллары укытылды.