Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

«Җырлыйк әниләр турында” Әдәби музыкаль кичә

7 март көнне Яңасала мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә  8март Халыкара хатын кызлар көне уңаеннан «Җырлыйк әниләр турында” дигән кичә булып узды. Бүгенге бәйрәмдә төрле бәйгеләрдә лауреат, дипломат булган “артистларыбыз” катнашты. Әниләребез хөрмәтенә матур җырлар, дәртле биюләр, кызыклы, тәрбияви чыгышлар ясалды. Китапханәче “Әниләрнең кылган изгелеген кайтарырга һәркем бурычлы”- дигән күргәзмә тәкъдим итте, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан  “Башваткыч” төзеп тамашачылар белән уен оештырылды.Уенда  җиңүче Каширова Нурия апага авыл җирлеге башлыгы чәчәк букеты бүләк итте. Кичәбездә 55 кеше катнашты.