Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

“Әти, әни пар канатым” гаилә бәйрәме

                                         “Әти, әни пар канатым”    

                                               (Гаилә бәйрәме)

Каенсар авыл клубында Яңасала күчмә китапханәсе,  “Ак каен” гаилә балалар бакчасы  белән берлектә  “Әти, әни пар канатым” дигән исем астында “Җырлыйк әле” бәйгесе үтте. Максат: Бала белән ата-ана арасында мәхәббәт, әти-әниләргә карата ихтирам хисләре тәрбияләү. Әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү.

5 март көнне кич Гаилә балалар бакчасына йөрүче нәниләребез әти –әниләре белән Каенсар авыл клубына  “Әти, әни пар канатым” дигән гаилә бәйрәменә җыелды. Быелгы бу бәйрәмне башка төрле итеп үткәрергә булган мәдәният хез-мәткәрләре. Иң элек нәни дусларыбыз үз осталыкларын күрсәтеп, тәрбияче Зөлфирә апалары белән А.Алишның “Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр” әкиятен бик матур итеп сәхнәләштерделәр. Аннан һәрбер гаилә үз гаиләсе белән якыннан таныштырып үтте.

      Кичәбезнең төп өлешен мәдәният хезмәткәрләре   “Җырлыйк әле” бәйгесе формасында оештырдылар. Гаиләләрне ике командага бүлеп:  малйлар әтиләре белән кызчыклар әниләре белән көч сынаштылар.                                                                            Бәйге 5 туран торды:

1 тур: Әниләр турында шигырь укыла, командалар шигырьнең авторын әйтергә тиеш.Кайсы команда өлгер?

2 тур: Көй уйнала, җырны кайсы команда тизрәк танып башкарып күрсәтә.

3 тур: Экранда 4 язучы күрсәтелә, әйтелгән әсәрнең авторын танырга.

4 тур: “Әни” сүзе кергән әсәрләрне кем күберәк белә?

5 тур: Кайсы команда Әниләргә багышланган җырларны күберәк таба һәм башкарып күрсәтә.

Гаиләләр арасында ярыш бик киске барды, һәр команда бик тырышып үз командасы өчен көрәште. Турлар арасында һәр гаилә үзнең сәләтен, осталыгын күрсәтте.

Бәйрәмдә катнашучы барлык әти- әниләргә һәм балаларга рәхмәтебезне белдердек.

“ Иң матур көн- бүгенге көн!

   Иң матур җир- син яшәгән төбәк!

   Иң яхшы ял –рухи канәгатьлек биргән ял!

   Иң зур байлык – сәламәтлек!

Сәламәт булыгыз, эшегезгә, гаиләгезгә зур уңышлар! Балаларыгыз сәламәт,эшчән,

намуслы, зирәк,әдәпле, кыю булып үссеннәр! Алар сезгә бүгенгедәй бары шатлык китерсеннәр!

Кадерле балалар,әти-әниләребезгә карата игътибарлы булыйк!Аларга һәрвакыт

булышыйк, аларны олылыйк!Үрнәк тәртибегез, тырышып укуыгыз,ягымлы сүзләрегез белән аларны һәрвакыт шатландырып яшәгез!”- дигән теләктә бәйрәм кичәсен тәмамладык. Бу искиткеч гүзәл бәйрәмдә дуслык җиңеп чыкты.