Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Иң кадерле кеше- Әни"

5 март көнне Яңасала авыл китапхнәсе “Ромашка” балалар бакчасы белән берлектә “Иң кадерле кеше әни!” – дигән исем астында әбиләр, дәү әниләр, әниләр һәм оныклар  катнашында бик  матур кичә оештырылды.  

Максат: балаларда кече яшьтән  әти-әни, әби-бабай, туганнарга карата олы ихтирам,хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларның кадерен белү теләге уяту; үз нәселләрнең тарихы белән кызыксынырга, аларны буыннан-буынга тапшырырга кирәклекне өйрәтү.

 Иң элек балалар әниләре каршында үзләренең әзерләгән чыгышларын тәкъдим иттеләр. Аннан соң  тәрбияче апалары “Дәү әни,әни,онык” командаларына бүлеп бәйге оештырды. Һәрбер гаилә үзе белән бик матур итеп таныштырып китте, өйгә бирелгән эшләрен якладылар. Аннан бәйрәм кичәсенә әкият герое “Бичура” килеп керде ул үзенә яшәү өчен  “Иң уңган, тырыш, үрнәк гаилә” эзләп йөрүе икән.

Китапханәче “Бичура” аларны  уңганлыкта, осталыкта, тапкырлыкта, җитезлектә, укымышлылыкта,сәләтлелектә сынады. “Иң уңган гаилә” исеменә Рахмиев Айзат аның дәү әнисе һәм әнисе лаек булды. “Иң җитез гаилә” Тимофеев Самир  һәм аның якыннарына бирелде , “Иң тапкыр гаилә” исеменә Валишина Розалинаның якыннары лаек булды. “Иң оста гаилә” номинациясендә Галимов Эмиль гаиләсенә тиңнәр булмады, “Иң күп укучы гаилә” исеменә Әхмәдуллина Язилә гаиләсе лаек булды аның дәү әнисе белән әнисе генә түгел, ике апасыда  китап укырга бик яраталар икән. Ә иңде “Иң моңлы гаилә” исеменә Атаева Ясминә гаиләсе лаек дип табылды. Әти әниләре генә түгел, үзенә 4 кенә яшь булсада район бәйгеләрендә катнашып бик күп бүләкләргә лаек булган бу кыз бала бәйрәм алыннан гына Арчада узган “Моңнарыбыз дәшә Сезне!” район бәйгесендә 3 нче урынны яулап Диплом белән бүләкләнде.  Бүгенге бәйрәм кичәсе нәниләрнең матур җырлары, дәртле биюләре белән аралашып барды. Өлкәннәребез оныкларының ирешкән уңышларына сөенеп , әниләре балаларының уңышлары белән горурланып утырды. Кичә бик матур оешкан төстә үтте.