Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Татарстанның тарихи һәм мәдәни мирасы" онлайн сәяхәт

Яңасала мәдәният йортында мәктәп укучылары өчен "Татарстанның тарихи һәм мәдәни мирасы" дигән исем астында онлайн сәяхәт оештырдык. Иң элек укучылар белән Татарстаныбызның тарихи мәдәни мирасы булган истәлекле урыннарга онлайн сәяхәт иттек. Аннан сәяхәттән алган уй кичерешләребез белән уртаклаштык. Соңыннан китапханәче ике команда арасында бәйге оештырып укучыларның белемнәрен тикшерде.