Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

«Туган телем - иркә гөлем» интеллектуаль уен

19 февраль көнне Яңасала авыл китапханәсендә «Туган телем - иркә гөлем»дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Чара башында алып баручы Г.И. Сафина катнашучыларны бәйрәмнең тарихы һәм кече милләтләрнең телләре юкка чыгу турындагы күңелсез статистика белән таныштырды. Катнашучылар китапханәченең Туган тел көне кайчан раслануы, «И Туган тел, и матур тел» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, танылган шагыйрьләрнең туган тел турында шигырьләр тыңладылар. Балалар бик теләп «сүз сайла», «киресенчә " уеннарында катнаштылар, мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, туган тел турында табышмаклар чиштеләр.