Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Җырлап киләм тормыш язына" шигъри мизгелләр

Яңасала авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышлап «Җырлап киләм тормыш язына»дип исемләнгән шигъри сәгать үтте. Чара барышында тыңлаучылар шагыйрьнең тормышыннан, балалык һәм яшүсмер елларыннан кызыклы фактлар, әдәби эшчәнлеге, Ватан өчен барган суыштагы батырлыклары турында бай мәгълүмат алдылар. «Моабит дәфтәре» битләреннән шигырьләр яңгырады.