Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Туган якың гүзәл җырчысы" диско- лекция (Илһам Шакировка багышлана)

7 февраль көнне Яңасала мәдәният йортына авыл китапханәсе белән берлектә  мәшһүр татар җырчысы, Россия һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировны искә алу уңаеннан, Бөек җырчының истәлеген мәңгеләштерү, аның иҗади мирасын өйрәнү һәм пропагандалау, шулай ук татар мәдәниятен алга таба үстерү, милли бердәмлекне ныгыту максатыннан “Туган якның гүзәл җырчысы” дигән  темада диско-лекция оештырдык.

Искә алу кичәсенә артистның иҗаты һәм тормыш юлы белән якыннан таныштык, дискодан аның язмаларын тыңлап әңгәмәләр кырдык, аңа багышлап язылан шигырьләр укылды, аның репертуарында булан җырлар яңгырады, тест,бәйгеләр оештырылды.