"Арча ягы данлы төбәк" әдәби цикл
Каенсар авыл клубы күчмә китапханә белән берлектә Арча районының оешуына 90 ел тулу уңаеннан киң катлам укучылар өчен “Арча ягы- данлы төбәк” дигән әдәби цикл ачып җибәрде.Яшүсмерләр өчен “Данлы Арча – нурлы Арча” дигән мәгълүмат сәгате үтте. Яшүсмерләргә туган төбәк , районыбыз турындагы яңа мәгълүматлар җиткерелде.