Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

“Кышкы шигърият” поэзия сәгате

28 нче январь көнне Яңасала авыл китапханәсе  балалар бакчасы белән берлектә татар халкының күренекле әдибе Ш.Маннурның тууына 115 ел тулу уңаеннан “Кышкы шигърият” дигән поэзия сәгатенә үзенең нәни дусларын җыйды. Балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән китапханәсе таныштырды, тәрбияче апалары “Малайларга, кызларга” дигән китаптан матур шигырләр укыды. Аннан соң нәниләр белән төрле татар халык уеннары уйнадык.