Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Күзеңдәге бәхет чаткылары, Яшәү яме бирсен һәркемгә! (Могҗизалар кыры)

Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюлары белән безне иркәләүче, җылы карашлары белән назлаучы, акыллы фикерләре белән безгә юл күрсәтүче сөекле әбиләребез, кадерле бабаларыбызны хөрмәтләү, олылау көнендә Каенсар авыл клубында Яңасала авыл китапханәсе белән берлектә   2 октябрь көнне  “Күзеңдәге бәхет чаткылары, Яшәү яме бирсен һәркемгә!”- дигән могҗизалар кыры дигән уен – тамаша булып узды.

Кунакка килүчеләрне җырчы кызлар сәламләп каршы алды, аннан соң әбиләребезне “могҗизалар кыры”на дәштек , бу уенда 9 әби актив катнашты калган әбиләр аларга көч , дәрман биреп утырды. “Могҗизалар кыры”ның темасы Арча районында туган язучылар иҗаты һәм өлкән буын яратып укыган башка язучылар иҗатына багышланган иде. Финалда җиңүче булып Вәҗиһа апа Хөснетдинова калды. Супер – уенда катнашып Ф.Хөснинең “Кабак” хикәясендәге кабакка лаек булды. Кичәбезгә өлкәннәр үзләредә бик матур чыгышлар белән килгәннәр иде, уеныбыз балалар чыгышы, өлкәннәр чыгышы белән аралаштырылып бик күңелле итеп алып барылды.