Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Якты дөньяга ямь биреп яшәгез!” (Очрашу кичәсе)

       1октябрь өлкәннәр көне уңаеннан Яңасала башлангыч мәктәбендә авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә “Якты дөньяга ямь биреп яшәгез!” –дигән бик матур очрашу кичәсе булып узды . Бүгенге кичәгә авыл җирлегендә яшәп гомер итүчеләрдә , читтән кайтып урнашкан өлкәннәребездә чакырылды. Кичәбезнең  максаты: Балаларны өлкәннәрнең кадерле, кирәкле кеше булуларына инандыру; Өлкәннәрнең кылган яхшы гамәлләре, эшләре турында күзаллау булдыру; Өлкәннәргә карата хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.

             Кичәгә   “Хикмәтледер сүзләре, Алтынга тиң үзләре!”- дигән китап күргәзмәсе, “Китапханә тәкъдим итә!”- дигән китапханәгә килүче газета – журналлардан төзелгән күргәзмә тәкъдим ителде. Кичә укучылар чыгышы белән аралаштырылып алып барылды. Кичәдә 35 кеше катаншып күргәзмәдән 26 китап, 15 газета – журналлар бирелде. Кичәнең икенче өлеше ашханәдә дәвам итте. Ә килә алмаучы өлкәннәребезгә соңыннан күчтәнәч пакетлар тараттык.