Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Кемнәр алар- Ватан геройлары?" тарихи– патриотик сәгать

Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау  булып тора. 9 декабрьдә без каһарман ата-бабаларыбызны искә алып кына калмыйбыз, хәзерге вакытта исән булган Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлибез. 9 декабрь көнне, әлеге дата уңаеннан, Яңасала авылы китапханәсендә 1-4 нче сыйныф укучылары өчен «Кемнәр алар- Ватан геройлары?» дип исемләнгән тарихи потриотик сәгать булып узды  “9 декабрь- Ватан Геройлары көне” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә өчен кешелекнең батырлыгын, намусын, кыюлыгын, каһарманлыгын чагылдыручы әдәбият сайланды. Күргәзмәдән укучылар районыбыз үсешенә шактый хезмәт куйган күренекле шәхесләр турында да белделәр.

Аннан укучылар үзләренең бабайлары, әтиләре, абыйлары хакында матур итеп сөйләделәр, алар турында булган истәлекләр белән уртаклаштылар.