Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Гадел яшәсәң ил сөяр" Белешмә мәгълүмат сәгате

7 декабрь көнне Яңасала авыл китапханәсендә җәмәгатьчелекнең коррупциягә каршы көрәшенә багышланган күргәзмә урнаштырылды. Мәктәптә укучылар белән "Коррупциягә каршы көрәш" темасына белешмә мәгълүмат сәгатье уздырылды. Төп максаты - коррупциягә каршы караш булдыру; укучыларга әхлак нигезләрен, гражданлык позициясен өйрәтү; коррупциягә каршы көрәшнең әһәмиятен аңлату. Коррупциягә каршы тәрбия алымнары, күбесенчә, укытучының материалны ничек итеп җиткерүенә бәйле. Монда, әлбәттә, укытучының зирәклеге, методик осталыгы, психологик яктан йогынтысы зур роль уйный.

Шулай ук "Без коррупциягә каршы" дип исемләнгән рәсем бәйгесе дә оештырылды. Укучылар үз эшләрендә коррупция турында нәрсә белүләрен һәм аны ничек итеп күзаллауларын башкаларга җиткерделәр.