Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Яхшылык эшләргә ашыгыйк!" Инвалид балаларның яннарына бару.

Балаларыбыз бәхетле һәм шат булса, барыбызга да рәхәт. Иң мөһиме – исән-имин булсыннар һәм авырмасыннар гына. Ләкин арабызда язмыш сынавына дучар ителеп, сәламәтлегендә тайпылышлар булган сабыйлар да юк түгел. Аларга күтәренке буш вакытын файдалы итеп үткәрү, сызлану-сыкрануларын беразга гына оныттыру, күңелләрен күтәрү өчен Яңасала авыл китапханәсе, мәәният йорты  даими рәвештә төрле күңел ачу чаралары, тематик очрашулар оештыра,

Инвалид балаларны тәрбияләүнең авырлыгын сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел, әлбәттә. Киләчәктә сабыен аякка бастыру, тиешле дәрәҗәдә тәрбияләү, тормышка яраклаштыру өчен күп көч һәм зур сабырлык таләп ителгәнен һәркем яхшы аңлый.

Тик ничек кенә булмасын, ата-ана үз тормышын корбан итеп, бөтен гомерен нарасыена, аны сәламәтләндерүгә юнәлтергә тырыша. Мондый гаиләләргә аеруча ярдәм кирәк. Иң мөһиме, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның да гадәти балалар булуын, башкалар кебек үк аралашырга, уйнарга һәм иҗат белән шөгыльләнергә яратуларын аңлый белергә кирәк.
Нәкъ менә шул максаттан  без Яңасала авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты мөдирләре  4 декабрь көнне “Ромашка” балалар бакчасына сәяхәт иттек. Бакчада физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән  төрле уеннар уйнадык. “Сихри банкалар”, “ Күңелле бармакчыклар”, “Хайваннарны ашат”, “Төсле роликлар”, “Гаҗәп бияләйләр”, “Салават күпере”, “Могҗизалы агач” дигән уеннар тәкъдим ителде.